Татарстанда сайлаулар намуслы, гадел, закон буенча уза, дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көне - 13 сентябрь 2015 ел» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләренең берсе, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы, Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков.